30 ноябрь көнне «Наше время – Безнең заман» VIII эшче яшьләр иҗаты ачык республика фестиваленең гала-концерты узды. Чара «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында үтте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фестивальдә катнашучыларны сәламләде һәм чараның оештырылу дәрәҗәсен югары бәяләде. Быел фестивальдә Татарстан Республикасының 41 муниципаль районыннан 156 предприятие һәм оешма катнашты. «Наше время – Безнең заман»да барлыгы 950 дән артык яшь кеше чыгыш ясады.
Балтач районының хореография коллективы өченче урынга лаек булды. Җиңүегез белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез! Афәрин!