Инвалид балаларның ата-аналары өчен Хокукый белемнәр мәктәбе дәресе

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

2020 елда Вәкаләтле вәкил инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) булган гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән социаль проектны гамәлгә ашыра.

2020 елның 4 декабрендә 15.00 сәгатьтә инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында Хокукый белемнәр мәктәбе дәресе узачак:

Дәресне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү  һәм социаль яклау министрлыгы вәкиле үткәрәчәк.

Катнашу өчен 89991579442 телефоны буенча дәрескә язылырга (моның өчен сезнең исем-фамилиягезне һәм элемтә өчен телефон номерыгызны WhatsApp яки смс-хәбәр буенча җибәрергә кирәк) (контактлы зат: Галиуллина Аделина Илдар кызы) һәм билгеләнгән вакытта Zoom конференциясенә сылтама буенча кушылырга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International