2020 елның 3-10 декабрендә халыкның хокукый грамоталылыгы дәрәҗәсен бәяләү максатларында дүртенче Бөтенрәсәй хокукый (юридик) диктанты узачак.
Диктантны оештыручылар - «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы һәм «Эшлекле Россия» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы, «О.Е. Кутафин исемендәге Мәскәү дәүләт юридик университеты»федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесе.
Диктантның төп бурычлары-халыкның төрле катламнарының хокукны өйрәнүгә мотивациясен арттыру, аның яшь һәм социаль структурасын исәпкә алып, Россия халкының хокукый грамоталылыгы дәрәҗәсе турында объектив мәгълүмат алу, массакүләм мәгълүмат чараларын һәм Россия җәмгыятен халыкның хокукый культурасы дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләләренә җәлеп итү, белем бирү программаларын камилләштерү буенча тәкъдимнәр эшләү.
Акциядә катнашу бушлай. Диктант язган вакытта катнашучыга 14 яшьтән дә ким булмаска тиеш. Яңа коронавирус йогышы таралу шартларында Диктант онлайн режимында юридик диктантының рәсми порталында үткәрелә юрдиктант.рф.