2020 елның 2 декабрендә Түбән Кенә авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әлтәфова Дания Гатаулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Балтач район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк һәм Карадуган авыл җирлеге исеменнән бүләк тапшырдылар.
Хәзерге вакытта Дания Әлтәфова кызы гаиләсендә яши, дурт бала тәрбияләп үстергән, җиде оныгы, унбер оныкчыгы бар.