2020 елның 27 ноябрендә Татарстан Республикасы Балтач район башкарма комитеты каршындагы хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча Координация Советы тарафыннан ремонт эшләре алып барыла торган объектларда: Шеңшеңәр төп гомуми белем бирү мәктәбе һәм Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбендә хезмәтне саклау законнары таләпләрен үтәү буенча күчмә тикшерүләр үткәрелде.
Координация Советы әгъзалары төзелеш тармагында хезмәтне саклауның торышы һәм җитештерүдәге имгәнүләрне киметү юллары турында фикер алыштылар. «Стройград» ҖЧҖ һәм «Водстрой» ҖЧҖ төзелеш оешмалары җитәкчеләренә билгеләнгән таләпләргә туры китереп хезмәтне саклау буенча чараларны тиешле дәрәҗәдә башкарырга кушылды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)