3 декабрь - Билгесез солдат көне. Бу дата очраклы гына сайланмаган, чөнки 1966 елның 3 декабрендә, Мәскәүдә немец гаскәрләренең тар-мар ителүенә 25 ел тулу көнендә, Билгесез солдат җәсәде алып кайтарыла һәм Мәскәү Кремле янында җирләнә. Бу көн Ватаныбыз һәм тыныч күк йөзе өчен гомерләрен биргән барлык хәбәрсез югалган һәм исемсез сугышчыларга багышланган.
Шул уңайдан "Батырлар аллея"сында узган чарада район башлыгы Рамил Нотфуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гәйнетдинов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин, «Форпост» үзәге җитәкчесе Фердинанд Гилемҗанов һәм мәктәп укучылары һәйкәлгә чәчәкләр, шәмнәр куйдылар, батырларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Онытмагыз, һәр Герой хәтергә лаек!