2021 елның 10 сентябрендә Пыжмара авылы жирлегендә халык җыены үтте.
Үзара салым программасы ярдәмендә 2021 елда Пыжмара авылындагы чишмәнең басмасы һәм юллары төзекләндерелде.
«Нечкәбил» республикакүләм матурлык, аналар һәм гаилә конкурсы кысаларында ел саен Татарстан гаиләләре фестивале уза. Быел «Гаилә барлык телләрдә» фестивале яңа форматта, Халыклар дуслыгы йортыннан Facecast стриминг платформасы аша чараның турыдан-туры эфирын трансляцияләү белән узачак. Шул рәвешле катнашучы гаиләләр турында республикада гына түгел, аннан читтә дә беләчәкләр.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов рәислегендә «Наше время – Безнең заман» IX эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең оештыру комитеты утырышы узды.
2021 елның 14-15 сентябрендә Балтач «Форпост» үзәге «Экстремизмга - ЮК!», «Мин толерантлык яклы!» айлыгы кысаларында Кече Лызи урта мәктәбендә һәм Сосна төп мәктәбендә «Нәрсә ул терроризм?» һәм «Хәзерге заман терроризм формалары - сак бул!» дип исемләнгән профилактик әңгәмәләр үткәрде.
«Салкын чишмә» экопаркы Балтачның гаҗәеп гүзәл табигать почмагына әйләнде. Биредә 14 сентябрь көнне Балтач урта мәктәбенең 2 А сыйныфы укучылары өчен «Хикмәтле Кызыл китап» дип аталган экомозаика үткәрелде.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә тантаналы кабул итү мәҗлесе узды.
15 сентябрь 18 сәгатьтән 16 сентябрь 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2021 елның 14 сентябрендә район мәдәният йорты залында Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин һәм Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Дамир улы Габдрахманов катнашында халык җыены булып узды.
2021 елның 23 августыннан район сәламәтлек саклау оешмаларының АС РМИАЦ яңа мәгълүмат системасына күчүе сәбәпле, табибларга язылу РФ Дәүләт хезмәтләре порталы, медицина оешмаларының электрон чират терминаллары, Балтач районы үзәк хастаханәсе регистратура телефоннары һәм табиб амбулаторияләре аша башкарыла.