«Салкын чишмә» экопаркы Балтачның гаҗәеп гүзәл табигать почмагына әйләнде. Биредә 14 сентябрь көнне Балтач урта мәктәбенең 2 А сыйныфы укучылары өчен «Хикмәтле Кызыл китап» дип аталган экомозаика үткәрелде. Чарага килгән Кызыл китап укучыларга үзе турында сөйләде. Балалар кызыклы уеннарда катнашып, белемнәрен сынадылар.