Пыжмара авыл җирлеге яңалыклары. Халык җыены

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

2021 елның 10 сентябрендә Пыжмара авылы жирлегендә халык җыены үтте. Авыл җирлеге башлыгы Җәләев Рафил Хәлиф улы җирлекнең бүгенге халәте һәм үзара салым программасы буенча быел эшләнгән эшләр турында чыгыш ясады. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы җирле халыкны район тормышы белән таныштырды, сайлауларда актив катнашырга чакырды. Шулай ук халыктан килеп ирешкән мөрәҗәгатьләрне язып алды һәм аларны мөмкинлектән чыгып хәл итәргә ышандырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International