Балтач «Форпост» үзәге «Экстремизмга - ЮК!» айлыгы кысаларында профилактик әңгәмә уздырды

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

2021 елның 14-15 сентябрендә Балтач «Форпост» үзәге «Экстремизмга - ЮК!», «Мин толерантлык яклы!» айлыгы кысаларында Кече Лызи урта мәктәбендә һәм Сосна төп мәктәбендә «Нәрсә ул терроризм?» һәм «Хәзерге заман терроризм формалары - сак бул!» дип исемләнгән профилактик әңгәмәләр үткәрде.

Чарада Балтач «Форпост» үзәге директоры Ф.Ш. Гыйлемҗанов, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары А.Ш. Мингазова, сыйныф җитәкчесе Л.Р. Манашева, Сосна мәктәбе директоры Р. Г. Хәйруллин, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Л. Г. Зәйнуллина, сыйныф җитәкчеләре һәм «Форпост» отряды әгъзалары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International