Балтач шәһәр җирлегенең халык җыены

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

2021 елның 14 сентябрендә район мәдәният йорты залында Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин һәм Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Дамир улы Габдрахманов катнашында халык җыены булып узды. Җыелышны Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин алып барды.

Җыелышта шулай ук район башлыгы урынбасары, Балтач район башкарма комитет җитәкчесе һәм аның урынбасарлары, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре, балалар бакчалары мөдирләре, медицина хезмәткәрләре, мәдәният хезмәткәрләре, эчке эшләр бүлегенең участок вәкилләре, шәхси эшмәкәрләр, дин әһелләре дә катнашты.

Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин, Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Дамир улы Габдрахманов һәм Балтач районы Үзәк хастаханәсе баш табибы Газинур Дәүләт улы Дәүлиев чыгыш ясадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International