Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Татарстанның күпбалалы гаиләләрен бүләкләде

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. Чарада Татарстанның барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән 46 гаилә катнашты.

«Традиция буенча, бүген без туган республикабызның чәчәк атуына зур өлеш керткән, балаларын җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләгән үрнәк Татарстан гаиләләрен хөрмәтлибез», - диде Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләү сүзендә.

«Тырыш хезмәтегез белән сез Татарстанның алга таба үсешенә өлеш кертәсез, илнең рухи һәм икътисадый потенциалын арттырасыз. Ә иң мөһиме – сез намуслы һәм җаваплы ата-ана. Һәрберегезгә рәхмәт!» - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан бүген рәсми теркәлгән никахлар саны буенча Идел буе федераль округында лидерларның берсе булып кала. Узган ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч өчтән бер өлешкә арткан. «Димәк, татарстанлылар киләчәккә оптимизм белән карыйлар. Республикада балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен күп эш башкарыла, торак төзелеше, мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт, яшьләр сәясәте, гражданнар тормышы өчен уңайлы мохит формалаштыру өлкәсендә дистәләгән программалар уңышлы тормышка ашырыла», - дип өстәде ТР Президенты.

Тантаналы чарада Балтач районыннан 15 бала тәрбияләүче Хәбир һәм Алсу Мөхәрләмовлар катнашты. Рөстәм Миңнеханов Мөхәрләмовларны Россия Федерациясенең «Ата-ана даны» ордены белән бүләкләде.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Балтач районыннан 5 бала әнисе Анна Филиповага «Ана даны - Материнская слава» медален тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International