«Гаилә барлык телләрдә» Татарстан гаиләләре фестиваленең турыдан-туры эфиры

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

«Нечкәбил» республикакүләм матурлык, аналар һәм гаилә конкурсы кысаларында ел саен Татарстан гаиләләре фестивале уза. Быел «Гаилә барлык телләрдә» фестивале яңа форматта, Халыклар дуслыгы йортыннан Facecast стриминг платформасы аша чараның турыдан-туры эфирын трансляцияләү белән узачак. Шул рәвешле катнашучы гаиләләр турында республикада гына түгел, аннан читтә дә беләчәкләр.

Татарстан гаиләләре фестивале 25 сентябрь 14.00 сәгатьтә, 2 һәм 9 октябрьдә 11.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Facecast платформасында узачак https://facecast.net/w/sr2v5q.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International