26 гыйнвар көнне «Факел» клубы хезмәткәрләре яшүсмерләргә "Жила-была девочка" дип аталган фильм күрсәтте. Әлеге фильм Ленинградның камалыштан чыккан көненә карата куелды. Яшүсмерләр аны бик бирелеп карады.
2022 елның 21 гыйнварында дүртенче чакырылыш Балтач муниципаль районы Шеңшеңәр авыл җирлеге Советының чираттагы унберенче утырышы булып узды. Утырышта Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Галимуллин Илшат Солтан улы , участок полиция хезмәткәре Чукаев А.И., Шеңшеңәр авыл җирлеге Советы депутатлары, шулай ук учреждение һәм оешма җитәкчеләре, ФАП хезмәткәрләре катнашты.
2022 елның 25 гыйнварында «Балтач» ял паркы шугалагында, «Хыял» яшьләр үзәге коллективы Балтач районы эшче яшьләре арасында «Керлинг» олимпия төре ярышын үткәрде.
2022 елның 26 гыйнварында "Хыял" яшьләр үзәге Ленинград шәһәренең блокадасын тулысынча өзгән көненә багышланган "Ленинград блокадасы" дигән видеороликны карау һәм фикер алышу оештырды.
2022 елның 25 гыйнварында дүртенче чакырылыш Балтач муниципаль районы Чепья авыл җирлеге Советының чираттагы унөченче утырышы булып узды. Утырышта Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Галимуллин Илшат Солтан улы, участок полиция хезмәткәре Зарипов М. Н., Чепья авыл җирлеге Советы депутатлары, шулай ук оешма-учреждение җитәкчеләре, ФАП хезмәткәрләре, җирлек активы катнашты.
2022 елның 20 гыйнварында дүртенче чакырылыш Нөнәгәр авыл җирлеге Советының 14 нче утырышы булып узды. Утырышта Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Сабирҗанов Наил Нургаяз улы, Нөнәгәр авыл җирлеге Советы депутатлары, авыл җирлеге территориясендә урнашкан оешма, учреждение җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
Ел саен 25 нче гыйнвар Студентлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген Норма авылындагы 96 номерлы һөнәри училище студентлары арасында брумбол ярышы үткәрелде. Студентлар уенны бик яратып кабул итте һәм киләчәктә дә уйнарга теләк белдерде.
Консультация-кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында 18 сәгатьтән. 25 гыйнварда 10 сәгатькә кадәр. 2022 елның 26 гыйнвары
2022 елның 20 гыйнварында дүртенче чакырылыш Балтач муниципаль районы Кече Лызи авыл җирлеге Советының чираттагы унөченче утырышы булып узды.