Шеңшеңәр авыл җирлеге яңалыклары. Шеңшеңәр авыл җирлеге Советы утырышы

2022 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2022 елның 21 гыйнварында дүртенче чакырылыш Балтач муниципаль районы Шеңшеңәр авыл җирлеге Советының чираттагы унберенче утырышы булып узды. Утырышта Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Галимуллин Илшат Солтан улы , участок полиция хезмәткәре Чукаев А.И., Шеңшеңәр авыл җирлеге Советы депутатлары, шулай ук учреждение һәм оешма җитәкчеләре, ФАП хезмәткәрләре катнашты.

Утырышта түбәндәге сораулар каралды:

1.Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Шеңшеңәр авыл җирлеге башлыгының 2021 нче елгы эшчәнлеге турында отчеты;

2.«Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Шеңшеңәр авыл җирлегенең 2021 елда бюджет үтәлеше турында» карар проекты турында.

3.Балтач районында Шеңшеңәр авыл җирлеге территориясендә хокук бозуларны профилактикалау буенча район программаларының үтәлеше һәм участок полиция хезмәткәренең 2021 елдагы эш нәтиҗәләре турында отчеты;

4.Төрлесеннән. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International