Балтач районында бизнес-омбудсмен катнашында түгәрәк өстәл узды

2026 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, ТР Президенты ярдәмчесе Фәрит Солтан улы Габделганиев Балтач районына эш сәфәре белән килде.

Эшлекле сәфәр районның социаль-икътисади хәле, җирле кече һәм урта бизнес вәкилләренең эшчәнлеге һәм сәнәгать өлкәсендәге үсеш перспективалары белән танышу максатыннан оештырылды.

Эш программасы кысаларында Фәрит Солтан улы район эшмәкәрләре, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре һәм җирлек җитәкчеләре катнашында Балтач мәдәният үзәгендә түгәрәк өстәл уздырды. Очрашуда гамәлдәге проектларны тормышка ашыру барышы, киләчәккә планнар, шулай ук эшкуарлык эшчәнлеген алып бару процессында килеп туган проблемалар турында фикер алышынды. Шулай ук эшмәкәрләргә күрсәтелә торган дәүләт ярдәме чаралары һәм алардан нәтиҗәле файдалану механизмнары каралды. Очрашуда салым инспекциясе, прокуратура вәкилләре дә катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International