Балтач кызы Бөтенроссия чемпионы!

2026 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Арча педагогия көллиятендә белем алучы Балтач кызы Гөлназ Әсхадуллина урта һөнәри белем бирү (СПО) учреждениеләренең «Педагогика» тармагы белем бирү кластерлары укучылары арасында  II Бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасының абсолют җиңүчесе булды. Олимпиада «Һөнәри осталык» федераль проекты кысаларында уза.

Югары әзерлек дәрәҗәсе, конкурс биремнәрен намус белән башкаруы һәм укытучыга хас булган сәләте Гөлназга әлеге мактаулы исемне китерде.

Гөлназ белән чиксез горурланабыз, зур уңышлар телибез һәм киләчәктә районыбызның белем йортларында укучы балалар белән дә матур эшчәнлек алып барыр дигән өметтә калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International