2022 елның 25 гыйнварында дүртенче чакырылыш Балтач муниципаль районы Чепья авыл җирлеге Советының чираттагы унөченче утырышы булып узды. Утырышта Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Галимуллин Илшат Солтан улы, участок полиция хезмәткәре Зарипов М. Н., Чепья авыл җирлеге Советы депутатлары, шулай ук оешма-учреждение җитәкчеләре, ФАП хезмәткәрләре, җирлек активы катнашты.
Утырышның көн тәртибе:
1. Чепья авыл җирлеге башлыгының 2021 нче елгы эш нәтиҗәләре, шул исәптән гражданнарның үзара салым акчаларын куллану һәм 2022 нче елга бурычлар турында отчеты.
2. Балтач муниципаль районы Чепья авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесенең 2021 ел өчен хисабы.
3. Балтач муниципаль районы Чепья авыл җирлегенең 2021 нче елда бюджет үтәлеше турында хисап.
4. Балтач районында Чепья авыл җирлеге территориясендә хокук бозуларны профилактикалау буенча район программаларының үтәлеше һәм участок полиция хезмәткәренең 2021 елдагы эш нәтиҗәләре турында мәгълүмат
5. Төрлесеннән.



