2022 елның 25 гыйнварында «Балтач» ял паркы шугалагында, «Хыял» яшьләр үзәге коллективы Балтач районы эшче яшьләре арасында «Керлинг» олимпия төре ярышын үткәрде.
"Керлинг" - Олимпия команда спорт төре, анда командалар чиратлап мишень ягына ("өй") махсус ташлар җибәрергә тиеш.
Ярышларда Балтач шәһәр җирлеге, Салавыч, Сосна, Норма авыл җирлекләре командалары катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча финалга Салавыч авыл җирлеге командасы чыкты.
Командалар «Хыял»яшьләр үзәге исеменнән истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Ярышларны үткәрү өчен «Хыял» яшьләр үзәге педагог-оештыручысы Фәйзрахманова Г.Н. җаваплы.