Ел саен 25 нче гыйнвар Студентлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген Норма авылындагы 96 номерлы һөнәри училище студентлары арасында брумбол ярышы үткәрелде. Студентлар уенны бик яратып кабул итте һәм киләчәктә дә уйнарга теләк белдерде.