Нөнәгәр авыл җирлеге яңалыклары. Нөнәгәр авыл җирлеге Советы утырышы

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

2022 елның 20 гыйнварында дүртенче чакырылыш Нөнәгәр авыл җирлеге Советының 14 нче утырышы булып узды. Утырышта Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Сабирҗанов Наил Нургаяз улы, Нөнәгәр авыл җирлеге Советы депутатлары, авыл җирлеге территориясендә урнашкан оешма, учреждение җитәкчеләре катнашты.

Утырышның көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

- Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы һәм Башкарма комитетының 2021 елдагы эшчәнлеге турында отчет турында;

 - Нөнәгәр авыл җирлеге бюджетының 2021 елга үтәлеше турында; 

 - Балтач муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау һәм Балтач муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча район программаларының Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Нөнәгәр авыл җирлеге территориясендә үтәлеше турында. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International