Кече Лызи авыл җирлеге яңалыклары. Кече Лызи авыл җирлегендә отчет җыелышы

2022 елның 25 гыйнвары, сишәмбе

2022 елның 20 гыйнварында дүртенче чакырылыш Балтач муниципаль районы Кече Лызи авыл җирлеге Советының чираттагы унөченче утырышы булып узды. Утырышта Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Сабирҗанов Н.Н., участок полиция хезмәткәре Төхфәтуллин Р.Р., Кече Лызи авыл җирлеге Советы депутатлары, шулай ук учреждение һәм оешма җитәкчеләре, ФАП хезмәткәрләре катнашты.

Түбәндәге сораулар каралды:

1.  Кече Лызи авыл җирлеге башлыгының 2021 елгы эшчәнлеге һәм 2022 елга планнары турында отчеты;

2.  Участок полиция хезмәткәре Төхфәтуллин Р. Р. отчеты

3. Төрлесеннән. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International