ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2015 ел
чәршәмбе

Муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарына 3 нче чакырылыш депутатлар сайлаулары көне 2015 елның  13 сентябренә билгеләнде.

 Әлеге карарлар белән тулырак “Территориаль сайлау комиссиясе” разделында танышырга була.

 

15 июнь көнне Түнтәр авыл китапханәсендә Түнтәр урта мәктәбе каршында эшләүче җәйге лагерга йөрүче балалар белән “Китап – белем чишмәсе” дип исемләнгән блиц-турнир үткәрдек. Бу сорау-җавап бәйгесендә китап сөюче дусларыбыз бик актив катнаштылар. Максатыбыз – китап укучыларның интеллектуаль сәләтен үстерү, китап турындагы белемнәрен барлау һәм китап укуга кызыксыну уяту иде.


16
июнь, 2015 ел
сишәмбе

     15 июнь  көнне Балтач “Наз” үзәге белгечләре, волонтерлар белән Яңгул җирлегендә үткән балалар Сабантуенда юлда йөрү иминлеге буенча “Юл кагыйдәләрен бел һәм бозма!” исемле акция үткәрделәр. Акция “мозговой штурм” белән башланып китте һәм балалар ике командага бүленеп, юл йөрү кагыйдәләре буенча 5 төрле станцияда төрле уеннар уйнадылар, мәсъәләләр чиштеләр. Чара дәвамында Балтач автомобиль инспекциясе исеменнән балаларга китаплар, буклетлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

     “Наз” үзәге белгечләре барлык килгән кунакларга җәй көннәрен файдалы үткәрү, янгын куркынычсызлыгы һәм №442 Федераль закон буенча буклетлар таратты.


15
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Кичә Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миӊнеханов үткәргән видеоҗыелышта Марат Әхмәтов Балтач районнын күп юнәлешләр буенча мактап узды, бигрәк тә сөт җитештерудә даими лидерлар сафында баруыбызны билгеләде
Бөрбаш авыл җирлегендә 2015 елда җыелган үзара салым һәм 3 нче кварталында республика казнасыннан киләчәк өстәмә финанслау акчасы хисабына юлларны төзекләндеру: Бөрбаш авылының З.Хафизов, Ф.Шакирова урамнары, Алан авылының Советская, Школьная урамнары; Бөрбаш авылында Сабантуй мәйданын төзекләндерү, мәйданга килә торган юл, купер, басма салу, күл ясау; Бөрбаш авылындагы “Мәрхәб”, “Юныс”, “Камилә”, Бөрбаш Сәрдегәне авылындагы “Байлар”, “Сәйфулла” чишмәләрен төзекләндерү; Бөрбаш Сәрдегәне авылы зиратын төзекләндерү эшләре алып барыла. Авыл урамнарына барлык таләпләргә туры китереп таш юл җәелде

10
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Сәламәт яшәү рәвеше алдынгы карашлы илләрдә төп юнәлеш. Балтач районы “Наз” Үзәгенең балалар һәм гаилә белән эшләүче бүлекчә белгечләре алдында  яшь буында дөрес караш тәрбияләү вазифасы бар.  “Наркотиксыз тормыш” айлыгы кысаларында  10 июнь көнне Балтач урта мәктәбендә 7 сыйныф укучылары арасында “Сәламәт булырга теләсәң” уены уздырылды. “Волонтер” оешмасы активистлары  ярдәме белән үткәрелгән бу чара уңышлы үтте. 

2015 елның 9 июнендә Чепьядагы «Наз» тернәкләндерү бүлекчәсендә татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй уздырылды. Әлеге чарада төрле уеннар уйнатылды, шулай ук бәйрәм җыр-бию, мәзәк сөйләү белән аралашып  барды. Башка уеннардан аермалы буларак, биредә барлык тернәкләнүчеләрне дә катнаштыру максатыннан, коляска ярышы да, утырып балык тоту уены да уйнатылды. Бигрәк тә өлкәннәребезгә әтәчләр “сугышы” бик ошады. Чаңгы ярышында беренче урынны алган Түнтәрдән килгән  икенче группа инвалид Гүзәл Гарифуллина яулады. Ул үзең шатлыгын бүлмәдәшләре белән дә уртаклашты. Гомүмән, Сабантуй барысына да бик ошады.

Әлеге чара тулысынча сәламәтлекне ныгыту өчен зур мөмкинлек бирә.

Бугенге көндә яшь буынны гаилә тормышына әзерләү һәм гаиләнен әһәмиятен анлату актуаль проблема булып кала. Шул максаттан 10 июнь көнне Балтач урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары белән очрашу булып узды. Үзләренең мәгънәле һәм үтемле  кинәшләрең Балтач мәхтәсибәте Рамил хәзрәт Бикбаев, Салавыч җирлегенең хатын-кызлар советы җитәкчесе Халисә Зиятдинова һәм ЗАГС мөдире Зөһрә Ахметханова биреп киттеләр. Очрашу ахырында психолог Энҗе Корбанова балаларга төрле күнегүләр һәм анкетирование уздырды. 

10 июнь көнне Балтач үзәк китапханәсендә”Салават күпере” клубына йөрүче китап укучылар җыелды. 12 июнь “Россия көненә багышлап  оста куллар тозлы камырдан картина ясадылар. 


9
июнь, 2015 ел
сишәмбе

2015 елның май аена Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Балтач муниципаль районындагы Социаль яклау бүлегенең эшчәнлеге турында мәгълүмат


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International