Сөт җитештерүдә һәм дәүләткә сатуда Балтач беренче

2015 елның 15 июне, дүшәмбе

Кичә Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миӊнеханов үткәргән видеоҗыелышта Марат Әхмәтов Балтач районнын күп юнәлешләр буенча мактап узды, бигрәк тә сөт җитештерудә даими лидерлар сафында баруыбызны билгеләде.

Дөрестән дә районыбыз сыер савучылары, терлекчеләре тырышлыгы нәтиҗәсендә көн саен дәүләткә 180 тоннага якын сөт сатыла.

Моӊа иӊ зур өлешне «Татарстан» (13456 кг.), «Дуслык(12707 кг.), «Игенче» (11300 кг.) хужалыклары кертә. Шулай ук Тимирязев исемендәге хуҗалыкныӊ алдагы елларга караганда сөт җитештерүне сизелерлек арттыру куанычлы күренеш. «Кызыл юл», «Бөрбаш», «Сорнай», «Маяк» хуҗалыкларында көндәлек савым 10меӊ килограммнан артык.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International