“Наз” үзәге белгечләре һәм волонтерлар“Юл кагыйдәләрен бел һәм бозма!” исемле акция үткәрделәр.

2015 елның 16 июне, сишәмбе

        15 июнь  көнне Балтач “Наз” үзәге белгечләре, волонтерлар белән Яңгул җирлегендә үткән балалар Сабантуенда юлда йөрү иминлеге буенча “Юл кагыйдәләрен бел һәм бозма!” исемле акция үткәрделәр. Акция “мозговой штурм” белән башланып китте һәм балалар ике командага бүленеп, юл йөрү кагыйдәләре буенча 5 төрле станцияда төрле уеннар уйнадылар, мәсъәләләр чиштеләр. Чара дәвамында Балтач автомобиль инспекциясе исеменнән балаларга китаплар, буклетлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

     “Наз” үзәге белгечләре барлык килгән кунакларга җәй көннәрен файдалы үткәрү, янгын куркынычсызлыгы һәм №442 Федераль закон буенча буклетлар таратты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International