ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2015 ел
сишәмбе

    Соңгы елларда Татарстанда халыкка социаль хезмәт күрсәтү һәм социаль яклау өлкәсендә күләмле эш башкарылды, һәм киләчәктә дә күп эш эшләнәчәк. Бүген бу хакта В. И. Качалов исемендәге Казан дәүләт Зур рус драма академик театрында, һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, Социаль хезмәткәрләр форумында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов билгеләп узды. Бәйрәм чарасында, шулай ук, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, тармак хезмәткәрләре катнашты.

    Тантана кысаларында, фойеда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар, социаль приютларда тәрбияләнүчеләр, өлкән яшьтәге затларның (тыл хезмәтчәннәре, ветераннар) рәсемнәреннән торган күргәзмә җәелдерелгән иде.

Балтач  үзәк балалар китапханәсендә Россия көне уңаеннан  “С чего начинается родина”  исемле күргәзмә төзелде.  Китап укучылар күргәзмәдәге китаплар белән кызыксындылар, фикерләр алыштылар. Күргәзмәбез белән танышырга теләгегез булган укучылар китапханәбез залларына рәхим итегез.   


8
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

5 июнь көнне 12 июнь-Русия көне уңаеннан Балтач үзәк китапханәсенең уку залында “Будем всегда Россией гордиться” исемендә китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмә эшләү дәверендә яшүсмерләр дә, урта буын китап укучылары да китап күргәзмәсенә куелган күпсанлы китаплар белән танышып үзләренә күп мәгьлүмәт алдылар.

   7 июнь көнне Балтач районының “Наз” үзәгенең социаль педагогы Эльвира Әхмәдуллина һәм ДЦ «Волонтер» СДР РТ активистлары район Сабантуенда актив катнаштылар. Алар Балтач районының спорт һәм яшьләр бүлегенә балаларга кисеш уены, капчык киеп һәм йомырка белән йогерү, чүлмәк вату кебек уеннар уйнатырга булыштылар.

5
июнь, 2015 ел
җомга
Элек печәнгә бәйрәмнәрдән соң төшсәләр, хәзер күпьеллык үләннәр Сабантуйларга кадәр чабарлык булып җитешә.

4
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 нче елның 3 нче июнендә “Социаль туризм» программасы кысаларында Чепьядагы социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы инвалидлар hәм пенсионерлар “Халыклар дуслыгы” музеена экскурсиягә бардылар. Экскурсовод аларны туган якның тарихын, төрле милләт халыкларының тормыш - көнкүрешен тасвирлаган экспонатларны сөйләп, күрсәтеп чыкты. Шулай ук Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан эшләнгән яңа стенд белән таныштырды. Бу күргәзмәләр якташларыбыз батырлыгының якты истәлеген хәтерләтә.

Музейда күзәтеп йөргәндә Файзрахманов Рашит фотосүрәтләр арасыннан туганнарын танып алган. Биредәге экспонатларның күплеге, эчтәлекле булуы тернәкләнүчеләрне шаккаттыра. Аннан алар бик сөенеп, канәгатьләнеп кайталар.Әлеге чаралар тернәкләнүчеләргә яшәү көче өстәргә зур мөмкинлекләр бирә.

 

6 июнь көнне халыкка «Наз» комплекслы хезмәт курсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды. Өйгә барып социаль хезмәт булекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина «Чиста Йорт» акциясенә йомгак ясады. 


2
июнь, 2015 ел
сишәмбе

Балалар яклау көне кысаларында Балтач «Наз» Үзәге белгечләре 14 купбалалы гаилә балаларын Казанга алып барып кайтты. Яшь сәяхәтчеләр теплоходка утырып Идел буйлап  йозделәр, торле уеннар уйнадылар, буләкләр алдылар.


31
май, 2015 ел
якшәмбе
Югары Субаш авылында яшәүче Рәйсә Гарифҗан  кызы Гарифҗановага 31 май көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин,  халыкка социаль хезмәт күрсәтү  үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Югары Субаш авыл җирлеге башлыгы Радафил Рәхимҗанов, Балтач район үзәк больницасының  баш врачы Газинур Давлиевлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.

29
май, 2015 ел
җомга
28 көнне, Татарстан Республикасы  кеше хокуклары  буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында  “Я имею право на любовь”  -  “Мин яратылырга хокуклы” республикакүләм балалар рәсем конкурсының нәтиҗәләре буенча тантаналы чара узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International