2015 елның 9 июнендә Чепьядагы «Наз» тернәкләндерү бүлекчәсендә татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй уздырылды.

2015 елның 10 июне, чәршәмбе

2015 елның 9 июнендә Чепьядагы «Наз» тернәкләндерү бүлекчәсендә татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй уздырылды. Әлеге чарада төрле уеннар уйнатылды, шулай ук бәйрәм җыр-бию, мәзәк сөйләү белән аралашып  барды. Башка уеннардан аермалы буларак, биредә барлык тернәкләнүчеләрне дә катнаштыру максатыннан, коляска ярышы да, утырып балык тоту уены да уйнатылды. Бигрәк тә өлкәннәребезгә әтәчләр “сугышы” бик ошады. Чаңгы ярышында беренче урынны алган Түнтәрдән килгән  икенче группа инвалид Гүзәл Гарифуллина яулады. Ул үзең шатлыгын бүлмәдәшләре белән дә уртаклашты. Гомүмән, Сабантуй барысына да бик ошады.

Әлеге чара тулысынча сәламәтлекне ныгыту өчен зур мөмкинлек бирә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International