“Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларына һәм референдумда катнашу хокукына төп гарантияләр турында”гы Федераль Законның 10 статьясының 3,7 бүлеге һәм Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 6 нчы статьясынын 2 нче өлеше һәм 105 нче статьясының 1 нче өлешләренә таянып агымдагы елның 15 июнь көнне кабул иткән Балтач муниципаль районының
- Балтач шәһәр җирлеге Советының 44 номерлы;
- Борбаш авыл җирлеге Советының 139 номерлы;
- Борнак авыл җирлеге Советының 140 номерлы;
- Югары Субаш авыл җирлеге Советының 158 номерлы;
- Карадуган авыл җирлеге Советының 138 номерлы;
- Куныр авыл җирлеге Советының 146 номерлы;
- Кече Лызи авыл җирлеге Советының 183 номерлы;
- Норма авыл җирлеге Советының 153 номерлы;
- Нөнәгәр авыл җирлеге Советының 148 номерлы;
- Пыжмара авыл җирлеге Советының 143 номерлы;
- Салавыч авыл җирлеге Советының 146 номерлы;
- Смәил авыл җирлеге Советының 153 номерлы;
- Сасна авыл җирлеге Советының 130 номерлы;
- Урта Көшкәт авыл җирлеге Советының 148 номерлы;
- Чепья авыл җирлеге Советының 159 номерлы;
- Шеңшеңәр авыл җирлеге Советының 139 номерлы;
- Шубан авыл җирлеге Советының 140 номерлы;
- Яңгул авыл җирлеге Советының 132 номерлы
карарлары нигезендә югарыдагы муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарына 3 нче чакырылыш депутатлар сайлаулары көне 2015 елның 13 сентябренә билгеләнде.
Әлеге карарлар белән тулырак “Территориаль сайлау комиссиясе” разделында танышырга була.