Бүген – 29 июнь көнне Дорга авылында “Авыл көне “ була. Районыбызның керәшен татарлары яшәүче Дорга авылы элек-электән һәр ел саен, нәкъ шушы көнне үзләренең традицион бәйрәмнәрен үткәрәләр. Керәшен халкының яшәү рәвешен, милли гореф-гадәтләрен, йолаларын чагылдырган бу бәйрәм элек-электән табигать кочагында, ямьле җәй аенда оештырылган. Райондашлар аны көтеп ала, бер мәйданда бәйрәм итеп, төрле бәйге, уеннарында катнаша. “Авыл көне”нең иң мәртәбәле кунаклары республиканың “Бәрмәнчек” керәшен фольклор ансамбле. Инде алар өченче ел рәттән үзләренең чыгышлары белән бәйрәмне бизәп торалар.
Татарстан Дәүләт Советының XIX утырышында “Хезмәт ветераны” исемен бирү тәртибе һәм шартлары турында”гы ТР законына үзгәрешләр кертү хакында” 242-5 нче номерлы республика закон проекты 3 укылышта кабул ителде
Тиздән авылда кызу урып-җыю чоры башланачак. Тир түгеп үстерелгән игеннәрнеӊ вакытында амбарга кайтарылуы урып-җыю чорында кырларда эшләячәк комбайннарныӊ техник торышына, механизаторларныӊ һөнәри осталыгына, белгечләрнеӊ һәм җитәкчеләрнеӊ оештыру сәләтенә турыдан-туры бәйле.
Бөрбаш Сәрдегәне авылында яшәүче Латыйпова Асия Маннаповнага 28 июнь көнне 90 яшь тулды.
27 июнь көнне, кичке сәгатьләрдә бистәнең «Балтач» ял паркында район мәктәпләренең барлык 11 сыйныфлары өчен “Чыгарылыш кичәсе” үткәрелде.
5 июльдә Балтач муниципаль районының “Балтач” Хәләл Индустриаль парк җирлегендә Ураза гаетенә багышлап “Балтач Хәләл-ярминкә” уздырыла. Россия Федерациясенең район-калаларыннан, Казаннан хәләл ризык җитештерүчеләр ярминкәдә үзләренең продукциясен тәкъдим итәчәкләр. Татып карау мөмкинлеге тудырыла.
6 июнь көнне әдәбият сөючеләр олуг рус шагыйре А.С.Пушкинның туган көнен билгеләп үтте. 27 июнь Балтачүзәк балалар китапханәсендә шагыйрьне искә алу, аның әсәрләре белән тагы бер кат таныштыру максатыннан Балтач урта мәктәбе каршында төзелгән “Крепыш” мәктәпяны лагере балалары “Там чудеса, там леший бродит...” дип исемләнгән интеллектуаль уенда катнаштылар. Шагыйрьнең тормышы, иҗаты белән танышканнан соң, аның иҗаты буенча берничә турдан торган төзелгән уенда көч сынаштылар. Чарабызны экраннан әдипнең “Сказка о попе и работнике его Балде” әкиятенә нигезләнеп төшерелгән мултьфильм карау төгәлләде.
Рабит Батулланы күпләр язучы буларак белә. Тарихчы, тәнкыйтьче, прозаик, балалар язучысы, режиссер, драматург, актер буларак танылган шәхес соӊгы елларда кино сәнгатендә дә танылды.
Күренекле шәхеснең Бөрбаш авылына килүе дә нәкъ кино сәнгате белән бәйле.
Балтач шәһәр җирлеге халкыннан җыелган үзара салым акчасына Ялтра урманы астында 10 гектарлы мәйданда яңа зират булдырылды.
Чыгарылыш имтиханнары төгәлләнде. 25 июнь көнне һәр мәктәптә тантаналы төстә “Чыгарылыш кичәсе” үтте. Ә бүген – 27 июнь көнне, кичке 18.00 сәгатьтә, бистәнең «Балтач» ял паркында район мәктәпләренең барлык 11 сыйныфлары өчен “Чыгарылыш кичәсе” булачак. Әлеге тантанада алтын һәм көмеш медаль ияләре, БДИ нәтиҗәләре буенча иң югары күрсәткечләргә ирешкән укучылар бүләкләнәчәк. Шулай ук ГТО нормативлары тапшыру мизгелләре дә булачак.