ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2016 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Барыгызны да изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм. Ураза гаете – барлык мөселманнарны берләштерүче, җир йөзенә игелек, мәрхәмәт кебек гомумкешелек кыйммәтләрен таратучы, рухи дөньябызны камилләштерүче, күңелләребезне сафландыручы мөкатдәс бәйрәм ул. ...


1
июль, 2016 ел
җомга

Нөнәгәр авыл җирлеге территориясендә авыл урамнарын ремонтлау башланды

   Балтач җирлегендә яшәүче Абдуллина Әлфия Гайфетдиновнага 1 июль көнне 90 яшь тулды.

29 июнь көнне Дорга авылында кичке "Дорга бәйрәме" узды. Әлеге бәйрәмдэ Татарстан Республикасы, керәшен җәмгыятеннән кунаклар катнашты, шулай ук, Татарстан Республикасы "Бәрмәнчек" керәшен фольклор ансамленең чыгышлары бәйрәмнең матур бер бизәге булды. Бәйрәм барышында халыкка керәшен халкының милли уеннары тәкъдим ителде.

30
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Район башкарма комитетының утырышлар залында киӊәшмәдә әйтелгәнчә, халык соравы буенча, Балтач бистәсенеӊ бик начар хәлдәге урамнарында бүгенге көндә төзекләндерү  эшләре бара.  Кабул ителгән эш планы буенча, Җиңүнең  50 еллыгы,  С. Сәйдәшев һәм СМУ микрорайонының югары як өлешендә урнашкан урамнарга,   Төзүчеләр урамыныӊ «Хәләл индустриаль паркы» янына туры чыга торган өлешенә вак таш түшәлде. Бу юл  Ленин урамыннан җитештерү зонасына кадәр туры күтәрелергә мөмкинлек бирә.

Агымдагы елның 27 июньннән  Балтач шәһәр тибындагы бистәдә Ленин һәм Нариман урамнарында транспорт агымы берьяклы  хәрәкәт итә башлады.


29
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген 29 июнь көнне Хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча координацион советның чираттагы утырышы булды. Көн тәртибе буенча балигъ булмаган балаларның җәйге ялда кыр эшләре вакытында хезмәт шартларын саклау турында чыгышлар ясалды.

27-29 июнь көннәрендә  "Балтач" ял паркында Балтач үзәк зурлар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан наркоманиягә каршы көрәш максатыннан  “Не сломай свою  жизнь” исемендә буклетлар эшләнеп яшүсмерләргә  таратылды.

Бүген 29 июнь көнне төшкә кадәр районның авыл җирлеге идарәләре хисапчылары аттестация үтте. Комиссия рәисе район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин һәм комиссия әгъзалары район финанс-бюджет палатасы рәисе  Рафис Ильясов, контроль-хисап палатасы рәисе Равил Кәримов һәм территориаль казна бүлеге җитәкчесе (ТОДК) Ильнар Сафин һәр хисапчыдан бюжет, исәп-хисап, үзара салым акчалары һәм башка мәсьәләләргә  кагылышлы сораулар биреп, белемнәрен һәм һөнәри осталыкларын тикшерделәр. Барлыгы  16 хисапчы имтихан тотты. Үз эшенең осталары дип Нөнәгәр, Пыжмара, Урта Көшкәт авыл җирлеге хисапчылары табылды.

Балаларның яраткан әдипләре, аларга күп әкият-шигырьләр, роман-повестьлар  бүләк иткән рус шагыйре А.С.Пушкинның июнь аендатуган көне. Шул уңайдан балаларны тагы бер кат  аның әсәрләре белән таныштыру максатыннан Балтач үзәк балалар китапханәсендә 28 июнь көнне Балтач урта мәктәбе каршында оешкан “Крепыш” мәктәп яны лагеренда тәрбияләнүче балалар өчен “Пушкин приходит со сказкой” дип аталган интеллектуаль уен узды. Балалар әдипнеңәкият-шигырьләре буенча төзелгән берничә турдан торган уенда катнашып, ахырдан “Сказка о царе Салтане, о сыне его славном и могучем богатыре князе Гвидоне Салтановиче и о прекрасной царевне Лебеди”  исемле мултьфильм карадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International