Ураза бәйрәме уңаеннан район башлыгы Рамил Нотфуллин мөселманнарга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

2016 елның 4 июле, дүшәмбе

Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Барыгызны да изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм. Ураза гаете – барлык мөселманнарны берләштерүче, җир йөзенә игелек, мәрхәмәт кебек гомумкешелек кыйммәтләрен таратучы, рухи дөньябызны камилләштерүче, күңелләребезне сафландыручы мөкатдәс бәйрәм ул. Рамазан аенда дин кардәшләребез изге эшләр кылды, күмәк ифтар мәҗлесләре оештырды, зәкәт җыйды. Бу бәйрәмдә мөселманнарга хас тынычлык ярату, сабырлык, үзара ихтирам, төрле конфессия вәкилләре арасында татулыкны һәм үзара аңлашып яшәүне ныгытуга омтылу кебек сыйфатлар аеруча калку күренә. Районыбыз мөселманнары, башка традицион дин вәкилләре белән беррәттән, киләчәктә дә тынычлык һәм татулыкны ныгытуга, гадел һәм алга баручы җәмгыять төзүгә үз өлешен кертүне дәвам итәр, дип ышанам.

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Бәйрәм белән тәбрикләп, һәркайсыгызга саулык-сәламәтлек, гаиләләрегезгә шатлык телим. Һәр йортка бәхет, иминлек һәм бәрәкәтле тормыш насыйп булсын! Ураза гаете иманыбызны ныгытсын, һәрберебезгә иман нуры иӊдерсен, тоткан уразаларыгыз, кылган игелекләрегез кабул булсын!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International