Балтач бистәсендә юл хәрәкәте тәртипкә китерелә

2016 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 27 июньннән  Балтач шәһәр тибындагы бистәдә Ленин һәм Нариман урамнарында транспорт агымы берьяклы  хәрәкәт итә башлады.

Халык соравын исәпкә алып, бистәнең Ленин урамының берьяклы гына хәрәкәт өлешендә “Туктап тору тыела” һәм “Машина кую тыела» дигән юл билгеләре алынды, сәүдә нокталары каршында автомобильләрне бер рәткә генә кую рөхсәт ителә башлады. Шулай юк,  халык фикерен истә тотып, Нариман урамында тузган торак программасы буенча сүтелгән йортлар урынында  машина кую мәйданнары булдырылып, анда асфальт салыначак. Шулай ук Мәктәп урамына да  асфальт юл салу каралган. Нариман урамының буеннан-буена, Ленин урамының салкын чишмә күпереннән башлап, Нариман урамы чатына кадәр һәм Булатов урамыннан башлап, мәктәпкә кадәр  җәяүлеләргә йөрү өчен тротуар эшләнәчәк.

Норма­-Лызи маршрут автобусының Нариман урамы буйлап үтүен исәпкә алып, бу урамның “Шатлык” кибете янында тукталыш павильоны  булдырылачак.

Илдар Габдрахманов, Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International