Балтач җирлегендә яшәүче Абдуллина Әлфия Гайфетдиновнага 1 июль көнне 90 яшь тулды.

2016 елның 1 июле, җомга

   Балтач җирлегендә яшәүче Абдуллина Әлфия Гайфетдиновнага 1 июль көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Фиалка Закирова, Балтач 27 нче номерлы аптека мөдире Садыйкова Гөлфияләр юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International