Бүген 29 июнь көнне төшкә кадәр районның авыл җирлеге идарәләре хисапчылары аттестация үтте. Комиссия рәисе район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин һәм комиссия әгъзалары район финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Ильясов, контроль-хисап палатасы рәисе Равил Кәримов һәм территориаль казна бүлеге җитәкчесе (ТОДК) Ильнар Сафин һәр хисапчыдан бюжет, исәп-хисап, үзара салым акчалары һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы сораулар биреп, белемнәрен һәм һөнәри осталыкларын тикшерделәр. Барлыгы 16 хисапчы имтихан тотты. Үз эшенең осталары дип Нөнәгәр, Пыжмара, Урта Көшкәт авыл җирлеге хисапчылары табылды.