29 июнь көнне “Романтик” лагеры базасында район иҗтимагый советның күчмә утырышы булды.
Утырышның әлеге лагерь базасында узуы юкка түгел. Көн тәртибендә лагерьда балаларның җәйге ялы тиешле дәрәҗәдә планлаштырылганмы, уңайлы шартлар тудырылганмы, нинди проблемалар бар, аларны ни рәвешле чишеп була кебек сораулар каралды
2017 елда 200 һәм 2000 сумлык яңа акчалар әйләнешкә керәчәк. Бу хакта Россиянең Үзәк банкы җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина хәбәр итә.
2017 елдан кулланылышта барлыкка килергә мөмкин булган әле банкнотларда нинди шәһәрләр сурәтләнәчәген илебездә яшәүчеләр үзләре хәл итәчәк, шуңа да кайсы өлкә халкы активлык күрсәтсә, әлеге акчалар тарихка шул як сурәте белән керәчәк.
Район башкарма комитеты хәбәр итә! 7 июльдә «Яшьләр көне» уңаеннан кичке сәгатьләрдә үткәрелә торган бәйрәм, «Сабантуй» ял һәм спорт паркында ремонт эшләре бару сәбәпле, бистә үзәгендәге «Балтач» ял паркына күчерелде.
2 июль көнне Шода авыл клубында Хәйдәр Әхмәтшин һәм Фәнирә Хак - Шәйхи иҗатларына багышланган "Туган халкым, туган төбәгем, сезгә минем изге теләгем" дип исемләнгән кичә узды.
Хәйдәр Әхмәтшин һәм Фәнирә Хак-Шәйхи Шодада туып-үсеп, бүгенге көндә Казан шәһәрендә гомер кичерәләр. Клуб мөдире Флера Хәбибуллинадан чакыру алу белән алар чарага бик шатланып, куанып кайтты. Шулай ук әлеге очрашуда Казанда яшәүче Шода авылы егете, җырчы Фаят Хәбибуллин, моңлы җырлары белән күпләребезгә яхшы таныш Диләрә Ваһитова, якташларыбыз Алсу һәм Азат Фазлыевлар да катнашты.
5 июнь көнне “Балтач” хәләл индустриаль парк җирлегендә Ураза Гаетенә багышлап, хәләл ярминкә уздырылды.
28 июнь көнне Балтач бистәсе зиратында күмелгән комиссарга хөрмәт йөзеннән, мемориаль такта куелды.
Сүзнең кем турында, кайсы чорда баруы, комиссарның кем булуы хакында түбәндәге тарихи чыганакта күренә.
Балтач җирлегенә Тольятти өлкәсеннән күченеп кайткан Бөек Ватан сугышында катнашучы Әгъләм Нигъмәт улы Исхаковка шушы көннәрдә 90 яшь тулды.
Берничә көн элек район башлыгы Рамил Нотфуллин район буенча җәмгыять басулары белән танышып чыкты. Ул үзенең эшлекле сәфәре вакытында елга-инеш буйларында, болынлыкларда үсеп утырган балтырган (борщевик) үсемлегенә каршы көрәшне башларга вакыт. Бу зарарлы үсемлек елдан-ел мәйданнарын киңәйтеп, әкренләп арта бара, дип белдерде.
Россиянең күп төбәкләрен үз иткән балтырган Татарстанда да артканнан-арта. Урыны-урыны белән биеклеге өч метрга җитүче бу үсемлекне хәзер инде республиканың теләсә кайсы төбәгендә, шул исәптән, безнең районда да күрергә була. Ул бигрәк тә Куныр, Түнтәр, Урта Көшкәт авыллары ягында күп.
Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләренең күпьеллык үлән мәйданнарында икенче каты өлгереп килә. Инде беренчел катын алдан чабып алган хуҗалыклар икенче катын кышка хәзерләү эшенә кереште. Хәзерге көнгә берьеллык үләннәр игелгән мәйданнар да өлгереп җитте. Район буенча берьеллык үләннең 11 354 гектар мәйданны биләвен исәпкә алсак, һич тә соңарырга ярамый. “Активист”, “Татарстан”, “Бөрбаш”, “Маяк”, “Сосна”, “Якты юл”, “Алга” җәмгыятьләре инде эшкә керешкән булса, ә калганнарында әлегә тынлык “хөкем сөрә”.