Белми калмагыз: бәйрәм «Балтач» паркына күчерелде.

2016 елның 6 июле, чәршәмбе



Район башкарма комитеты хәбәр итә! 7 июльдә «Яшьләр көне» уңаеннан кичке сәгатьләрдә үткәрелә торган бәйрәм, «Сабантуй» ял һәм спорт паркында ремонт эшләре бару сәбәпле, бистә үзәгендәге «Балтач» ял паркына күчерелде. 

Бәйрәмдә «Коляскалар парады», «Буялар белән атышу» кебек үзенчәлекле конкурслар, берсеннән-берсе мавыктыргыч бәйгеләр, кызыклы уеннар һәм концерт программасы булачак. 

Бәйрәмнең махсус кунагы Мөнир Рахмаев булыр дип көтелә.

Яшьләр бәйрәме 7 июль көнне, 19.00 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International