“Балтач” хәләл индустриаль паркында Рәсәйкүләм ярминкә булды.

2016 елның 6 июле, чәршәмбе

Балтач, бигрәк тә район үзәге, иртәнге сәгатьләрдән үк бәйрәм төсмере алган иде. Мәчетләребездә Гает намазлары укылды, азаннар яңгырады. Ә өйләдән соң район халкы “Балтач” хәләл индустриаль парк җирлегенә хәләл ярминкәгә җыелды. 
Ураза гаете көнендә Балтачтагы «Хәләл» индустриаль паркта үткәрелә торган традицион ярминкә елдан-ел киңрәк колач ала. Илнең төрле өлкәләреннән, республикабызның шәһәр-районнарыннан җыелган эшмәкәрләр быел да биредә үзләрендә җитештерелгән хәләл продуктларны, милләтебез рухын чагылдырган үзләре ясаган күп төрле товарларны тәкъдим иттеләр.
Ярминкә үзе бер бәйрәмгә әверелде. Аның ачылу тантанасында якташларыбыз Татарстан Республикасының Диния Нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән Татарстан Премьер-министры киңәшчесе, хәләл продукцияләр җитештерү буенча ассоциация җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасының язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Хәләл индустриясе милли ассоциациясенең Башкарма директоры, бу ярминкәнең оештыручысы Флюра Абдуллина, район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров халыкны ураза Гаете белән тәбрикләп, ихлас теләкләрен ирештерделәр. Сәүдә рәтләре буйлап үтеп, ярминкә белән таныштылар. 
Ярминкәнең максаты изге ният белән сугарылган иде. Ризыкларны татып карау мөмкинлеге дә тудырылды. Уразаларын тотып, Рамазан аен төгәлләгән райондашлар һәм сатып алучылар күңеленә зур казанда пешкән кайнар пылау, шашлык, татар халкының милли ризыклары булган чәк-чәк, бавырсак, өчпочмак, җиләк-җимеш бәлешләре һәм ат казылыклары хуш килде. Халык һөнәрчелеге осталары мастер-класслар күрсәттеләр. Ярминкәгә җыелган халык мәйдан уртасында һөнәри осталыкны сынау өчен оештырылган бәйге-уеннарда да актив катнашты, бүләкләр отты. Мәсәлән, токмач җәеп-кисү бәгесенең җиңүчесе булып Балтач бистәсеннән Розалия Хөсәенова танылды. Яшь буын вакилләре арасында Коръән сүрәләрен яңгыратучылар исә бәйрәмнең махсус бүләкләренә ия булды. Танылган җырчылар: “Сорнай” фольклор ансамбле солисты Илгиз Шәйхразиев, Г.Камал артисты, чараны алып баручы Фәнис Җиһанша һәм район мәдәният үзәге хезмәткәрләренең чыгышларын халык яратып кабул итте. Татар халкының онытыла барган моңлы җырлары белән беррәттән, бәет-мөнәҗәтләр дә яңгырады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International