Белдерү! Казан сурәтләнгән 200 һәм 2000 сумлык акчаларга тавыш бирү дәвам итә.

2016 елның 6 июле, чәршәмбе

2017 елда 200 һәм 2000 сумлык яңа акчалар әйләнешкә керәчәк. Бу хакта Россиянең Үзәк банкы җитәкчесе  Эльвира Нәбиуллина хәбәр итә.

2017 елдан кулланылышта барлыкка килергә мөмкин булган әле банкнотларда нинди шәһәрләр сурәтләнәчәген илебездә яшәүчеләр үзләре хәл итәчәк, шуңа да кайсы өлкә халкы активлык күрсәтсә, әлеге акчалар тарихка шул як сурәте белән керәчәк.

Яңа чыгарылачак 200 һәм 2000 сумлык кәгазь акчаларда Россиянең иң күренекле урыннары сурәтләнәчәк. Россия Үзәк банкы яңа банкнотларның дизайнын билгели торган конкурс игълан итте. Тавыш бирүнең беренче этабы «Твоя-Россия.рф» сайтында 28 июньнән алып 28 июльгә кадәр барачак.

Теләгән һәр кеше шәһәрнең берәр географик объектын һәм аңа охшаш дүрт символ тәкъдим итә ала. Биш мең тавыш җыйган вариант автомат рәвештә икенче этапка күчә. Идел буе округыннан Казан белән Уфа шәһәре бишәр мең тавыш җыярга өлгерде инде. Тавыш бирүчеләр Казан Кремле белән Уфадан Салават Юлаевка куелган һәйкәлне тәкъдим иткән. 5-30 августта үткәреләчәк икенче этапта «Иҗтимагый фикер» фонды, россиялеләргә кайсы символ ошавын ачыклар өчен, алты мең кеше арасында сораштыру оештырырга ниятли. Алар нигезендә ун фаворит шәһәр һәм аларның икешәр символы сайланып алына. Конкурс җиңүчеләре 5 сентябрь – 5 октябрь аралыгында узачак тавыш бирүнең соңгы этабында билгеләнәчәк. Ул вакытта «Твоя-Россия.рф» сайтында, йә федераль басмалардагы анкеталарны тутырып, тавыш биреп булачак. Моннан тыш, 7 октябрь көнне «Россия 1» телеканалы эфирында SMS аша да тавыш бирү мөмкинлеге тудырылачак.

 

Әгәр дә татарстанлылар тавыш бирүдә актив катнашсалар, киләсе елда әйләнешкә керәсе яңа банкнотларның берсендә республика башкаласының бер истәлекле урыны булырга мөмкин. Тәкъдим ителгән истәлекле урыннар арасында Казан Кремле күренеше, Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы, Казан Идел буе федераль университеты,  «Казан» гаилә үзәге, Н.И.Лобачевский һәйкәле һәм башкалар бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International