Берничә көн элек район башлыгы Рамил Нотфуллин район буенча җәмгыять басулары белән танышып чыкты. Ул үзенең эшлекле сәфәре вакытында елга-инеш буйларында, болынлыкларда үсеп утырган балтырган (борщевик) үсемлегенә каршы көрәшне башларга вакыт. Бу зарарлы үсемлек елдан-ел мәйданнарын киңәйтеп, әкренләп арта бара, дип белдерде.
Россиянең күп төбәкләрен үз иткән балтырган Татарстанда да артканнан-арта. Урыны-урыны белән биеклеге өч метрга җитүче бу үсемлекне хәзер инде республиканың теләсә кайсы төбәгендә, шул исәптән, безнең районда да күрергә була. Ул бигрәк тә Куныр, Түнтәр, Урта Көшкәт авыллары ягында күп.
Аның зыяны хакында алдарак таныша аласыз:
Белгечләр әйтүенчә, бер үлән ким дигәндә 20 мең орлык бирергә сәләтле! Ашыгыч рәвештә чарасын күрмәгәндә, мондый хәлнең аяныч нәтиҗәләргә китерүе ихтимал... Бу афәт белән көрәшү шактый авыр. Үсемлекнең тамырлары кайчагында беләк юанлыгына җитә икән. Тирәнлеге дә берничә метрдан арта.
Бу үләннең кеше организмына никадәрле куркыныч икәнен һәркем белә. Аңа кагылып кына үтү дә тәндә җәрәхәт барлыкка китерә. Кайчагында кычыткан чагуын хәтерләтүче балтырган агуы тәннең тырналган урынына эләксә, авыр җәрәхәткә әйләнергә дә мөмкин. Мондый вакытта кичекмәстән, табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ел саен дистәләрчә кеше әлеге үләннән зур зыян күреп, хәтта хастаханәләрдә ятып чыга. Балтырган бигрәк тә балалар организмы өчен куркыныч. Авыл тирәсендәге инеш буйлары, юл буендагы балтырган плантацияләре белән җирлекләрне активрак көрәшергә чакыра. Балтырганга каршы көрәш өчен чыгымнар шактый кирәк. Бер селтәнү белән генә әлеге афәттән котыла торган түгел бит. Кайчагында берничә ел рәттән эш алып барып кына тиешле нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.
Балтырган язын җиргә иң беренчеләрдән булып шытып чыга. Яфракларына мөмкин кадәр яшьрәк чагында “Раундап”, “Торнадо” яки “Ураган” препаратлары сиптерергә кирәк. 4 литр суга 100 миллиграмм агу саласы. Оешып үсәргә яратучы үләннең һәр мәйданын аерым эшкәртү сорала. Әле бу очракта да ул тулысынча юкка чыкмаска мөмкин. Яфраклары яшь, сабагы ныгымаган чагында, биткә-кулга тимәсен өчен махсус кием киеп, балтырганны чабып алып та була. Бу очракта ул орлык бирә алмый калачак. Димәк, таралып китү мөмкинлеге кими. Тик шунысы бар: галимнәр бу үләннең элегрәк коелган орлыкларының тишелеп чыгу сәләте 12 елга сузыла, диләр.
Баштагы чорда терлекчелектә файдасы да булмый калмагандыр. Ни генә дисәң дә, табигать шартларына бирешми бит. Азык массасы хәтта кукуруздан да артык. Тик әлеге үлән белән тукланган сыерның сөте әче була икән. Терлекнең тырналган яки сыдырылган җиренә эләгеп, тәнен җәрәхәтләве дә бар. Үсемлек тармагында эшләүче галимнәребез шундый талымсыз үләннең файдалы якларын арттырып, зыянын киметү турында киләчәктә ныклабрак уйланырлар әле. Ни дисәң дә, аксымнарга ифрат дәрәҗәдә бай, гектарыннан 2000 центнерга кадәр яшел масса бирә алган үсемлекне шулай җиңел генә исемлектән сызып ташлау бик үк дөрес булмас иде.
Хәер, монысы – киләчәк эше. Бүген исә ап-ак кулчатыры белән ерактан балкып торучы балтырганның таралып китүенә киртә куясы бар.