Берьеллык үләннәрне бүгеннән дә калмый чаба башларга!

2016 елның 4 июле, дүшәмбе

Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләренең  күпьеллык үлән мәйданнарында икенче каты өлгереп килә. Инде беренчел катын алдан чабып алган хуҗалыклар икенче катын кышка хәзерләү эшенә кереште. Хәзерге көнгә берьеллык үләннәр игелгән мәйданнар да өлгереп җитте. Район буенча берьеллык үләннең 11 354 гектар мәйданны биләвен исәпкә алсак, һич тә соңарырга ярамый. “Активист”, “Татарстан”, “Бөрбаш”, “Маяк”, “Сосна”, “Якты юл”, “Алга” җәмгыятьләре инде эшкә керешкән булса, ә калганнарында әлегә тынлык “хөкем сөрә”.

Бу вәзгыятьне истә тотып, район башлыгы Рамил Нотфуллин авыл хуҗалыгы җәмгыяте җитәкчеләренә мөрәҗәгать белән чыкты: “Җәй – муллык чоры. Кышкы чорга сыйфатлы һәм витаминлы терлек азыгы  хәзерләп калу өчен уңайлы вакытны кулдан ычкындырырга, аны сузарга  ярамый.  Берьеллык үләннәрне бүгеннән дә калмый чаба башлагыз. Уракка төшәргә санаулы көннәр калып бара.  Бүгеннән үк бернәрсәгә карамыйча эшне башларга, аннан соң тыгыз булачак. Шул ук вакытта уракка әзерлекне дә контрольдә тотарга, комбайннарның төзеклеген тәэмин итәргә, амбарларны әзерләргә кирәк!” – дип белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International