Тиздән авылда кызу урып-җыю чоры башланачак. Тир түгеп үстерелгән игеннәрнеӊ вакытында амбарга кайтарылуы урып-җыю чорында кырларда эшләячәк комбайннарныӊ техник торышына, механизаторларныӊ һөнәри осталыгына, белгечләрнеӊ һәм җитәкчеләрнеӊ оештыру сәләтенә турыдан-туры бәйле.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, районыбызда 112 комбайн бар, шуныӊ 14е крестьян-фермер хуҗалыкларында. Барлык комбайннарныӊ 43е, ягъни 38 проценты инде 10 елдан артык урып-җыю эшләренә катнашкан. 2016 елда Тимирязев һәм «Сорнай» күмәк хуҗалыклары техника паркына берәр яӊа комбайн өстәләчәк. Бер елдан өч елга кадәр «хезмәт куйган» комбайннарныӊ саны 12, ә 35 комбайн кырларны инде 5 елдан 10 елга кадәр гизә икән. Димәк, бу очракта хуҗалыкларныӊ техник ярдәм күрсәтү хезмәтенә үз югарылыгында булу сорала. Комбайннар урып-җыюга чыккач, тиешле табигать шартларында һәр сәгатьләрен югары җитештерүчәнлек белән эшләргә тиеш булалар. Техниканыӊ төзеклеге белән беррәттән, механизаторларныӊ омтылучан, «булсын»га эшләүләре бик мөһим. Бу үз чиратында аларга тиешенчә түләү, төрле матди һәм әхлакый кызыксындыру чараларыныӊ урынлы булуын таләп итә. Комбайннарныӊ маркаларына килгәндә, хуҗалыкларда иӊ популяр комбайн булып «СК-5» комбайны тора, аларныӊ саны 39. Икенче урында үзен күп еллар яхшы күрсәткән «Дон-1500» комбайны, аларныӊ саны – 23. «Полесье»ныӊ төрле маркалы комбайннар саны – 29, «Енисей»лар – 7, шулай ук «Сорнай»да «Акрос- 530», Тимирязев исемендәге хуҗалыкта «Тукано-430», «Татарстан»да «Джондир» маркалы берәр комбайн бар.
Район буенча бер комбайнга туры килә торган урып-җыю мәйданы 396 гектар тәшкил итә. Бер комбайнга исәпләгәндә иӊ зур мәйдан – 631 гектар «Бөрбаш» хуҗалыгында, «Борнак» хуҗалыгында да аз түгел – 625 гектар. Бары хуҗалыкларда техниканыӊ кырда җитештерүчән эшләве, кайтарылган бөртекнеӊ вакытында амбар хуҗалыкларында тиешенчә урнаштырылып барылуы урып-җыю эшләренеӊ югары сыйфат белән һәм вакытында төгәлләнүен тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Ә хуҗалыкларда урып-җыю техникасыныӊ уракка әзерлеге 11 июльдән башланачак комбайннар парадында күренәчәк.