Балтач шәһәр җирлеге халкыннан җыелган үзара салым акчасына Ялтра урманы астында 10 гектарлы мәйданда яңа зират булдырылды.
Күптән түгел зират буласы җир коймалап алынды, ул Балтачтан Кече Лызига бара торган юлның сул ягында эшләнде. 8 гектар мәйдан мөселман зиратына, ә 2 гектары христиан динендәгеләр өчен дип рәсмиләштерелде. Зиратның төп ике керү капкасы бар: аның берсенә ай, ә икенчесенә тәре (крест) ясалган. Әлеге эшне шәхси эшмәкәр Радик Закиров җитәкләгән “Энергетик” оешмасы башкарды.


