Бүген – 27 июнь көнне, кичке сәгатьләрдә бистәнең «Балтач» ял паркында район мәктәпләренең барлык 11 сыйныфлары өчен “Чыгарылыш кичәсе” үткәрелде.
Быел 11 сыйныфны барлыгы 198 укучы тәмамлады. Мәктәп бусагасын атлап чыгып, зур тормышка аяк баскан, кулларына өлгергәнлек аттестаты тоткан яшь егет-кызларны иң беренче булып, район башлыгы Рамил Нотфуллин котлады:
- ...Сезнең бүген истәлекле, күңелле, шул ук вакытта моңсу да бәйрәмегез. Ә инде иртәгәдән мөстәкыйль тормышка аяк басасыз. Бәлки арагызда иртәгә үк хезмәт юлын башлап җибәрүчеләр дә булыр. Кайда гына торсагыз да, кем генә булсагыз да, сезне кадерләп үстергән әти-әниләрегезне, гаиләгезне, белем биргән укытучыларыгызны, мәктәбегезне, туган җирегезне онытмагыз. Ак бәхетләр, ак юллар сезгә, чыгарылыш класс укучылары!" - дип ихлас теләкләрен җиткерде.
Шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева, район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Илһам Гайнетдинов, район яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин тәбрикләп, укуда да, спортта да актив булган укучыларга, аларга белем һәм тәрбия биргән мөгаллимнәргә рәхмәтләрен һәм хөрмәтләрен белдерделәр.
Әлеге тантанада алтын һәм көмеш медаль ияләре, БДИ нәтиҗәләре буенча иң югары күрсәткечләргә ирешкән укучылар, ГТО нормативлары тапшыру буенча алтын, көмеш медальгә лаек булучылар бүләкләнде. Ә инде сәхнәгә сыйныф җитәкчеләре чыккач, укучылары аларны купшы чәчәк бәйләмнәренә күмделәр. Бәйрәм уңаеннан дәртле җыр-биюләр башкарылды. Ә бәйрәмнең азагы яшьләр өчен әзерләнгән дискотека белән тәмамланды.