“Балтач” ял паркында бүген «Чыгарылыш кичәсе”.

2016 елның 27 июне, дүшәмбе

Чыгарылыш имтиханнары төгәлләнде.  25 июнь көнне һәр мәктәптә тантаналы төстә “Чыгарылыш кичәсе” үтте.  Ә бүген – 27 июнь көнне, кичке 18.00 сәгатьтә, бистәнең «Балтач» ял паркында район мәктәпләренең барлык 11 сыйныфлары өчен  “Чыгарылыш кичәсе”  булачак. Әлеге тантанада алтын һәм көмеш медаль ияләре, БДИ нәтиҗәләре буенча иң югары күрсәткечләргә ирешкән  укучылар бүләкләнәчәк.  Шулай ук ГТО нормативлары тапшыру мизгелләре дә булачак.

Хөрмәтле җитәкчеләр, әти-әниләр һәм бәйрәмебезнең төп сәбәпчеләре, сезнең барчагызны да “Чыгарылыш кичәсе”нә көтеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International