5 июльдә Балтач муниципаль районының “Балтач” Хәләл Индустриаль парк җирлегендә Ураза гаетенә багышлап “Балтач Хәләл-ярминкә” уздырыла. Россия Федерациясенең район-калаларыннан, Казаннан хәләл ризык җитештерүчеләр ярминкәдә үзләренең продукциясен тәкъдим итәчәкләр. Татып карау мөмкинлеге тудырыла. Халык һөнәрчелеге осталары мастер класслар күрсәтәчәк. Танылган җырчылар татар халык әсәрләрен башкарачак, уеннарда катнашучыларны бүләкләр көтә. Яшь буын вакилләре арасында көръән сүрәсен яңгыратучыга махсус бүләк каралган. Ярминкәнең максаты изге ният белән сугарылган. Мәйданда хәләл ризыкны җитештерүче арадашсыз кулланучыга үз товарын тәкъдим итә. Сәламәт яшәү рәвеше пропагандалана.
Ярминкә көндезге сәгать 13.00 дән кичке сәгать 19.00га кадәр була.
Рамазан аебыз мөбәрәк булсын, тоткан уразаларыбыз, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребез, догаларыбыз, укыган тәравих намазларыбыз кабул булсын.
Хөрмәтле Балтачлылар һәм кунаклар, сезне 5нче июльдә Ураза бәйрәменә багышланган “Балтач Хәләл-ярминкә”гә көтеп калабыз!
Вакыйга булачак урын:
Татарстан, Балтач районы, “Балтач”Хәләл Индустриаль паркы,
Болынлы (Полевая) урамы,1 нче йорт.
Хөрмәт белән, “Балтач Хәләл-ярминкә”не оештыру комитеты.