Бүген барлык студентларны берләштергән үзенчәлекле бәйрәмнәрнең берсе - Бөтенроссия студентлар көне.
Бүген православие дөньясы Качману бәйрәмен билгеләп үтә. Качману -ул рухи яңаруны һәм иң яхшы кешелек сыйфатларын: шәфкатьлелек, үзара аңлашу һәм кичерүне чагылдыра.
12 гыйнвар көнне, прокуратура хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Балтач районы прокуратурасы исә үзенә ышанып тапшырылган олы вәкаләтне - дәүләткә, җәмгыятькә, законга хезмәт итүне 87 ел дәвамында башкарып килә.
Раштуа безнең гаиләләребезгә иң кыйммәтле бүләкләр - туганнар һәм дуслар белән аралашу шатлыгы, балаларның шат авазын, якын һәм кадерле кешеләребезнең игътибарын һәм яратуын алып килсен. Һәр йортта тынычлык һәм татулык, ышаныч һәм өмет, шатлык һәм мәхәббәт хөкем сөрсен! Раштуа бәйрәме котлы булсын!
Бүген 2023 елның соңгы көннәре. Елның санаулы калган сәгатьләре узып баручы елга йомгак ясап, тормышыбызда шушы елда булган вакыйгаларны тагын бер кат күз алдыннан уздыру, хезмәтебезгә бәя бирү чоры булып тора. Киләсе елыбыз - кәбисә ел илебезгә тынычлык, халкыбызга иминлек алып килсен, өмет-ышанычларны акласын!
18 декабрь – ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре көне.
Россия Федерациясе ЗАГС органнары тарихы 1917 нче елның 18 декабренә барып тоташа. Әлеге көнне "Гражданлык хәле актларын язу" турында декрет кабул ителә.
Хөрмәтле райондашлар!
Сезне чын күңелдән дәүләт бәйрәме - Россия Федерациясе Конституциясе көне белән тәбрик итәм!
21 апрель Россиядә Җирле үзидарә көне буларак билгеләп үтелә.
1785 елның 21 апрелендә Бөек Екатерина патша "Россия империясе шәһәрләре хокукы һәм файдасына грамота"га кул куя. Нәкъ менә әлеге грамота Россия закончалыгы үсешенә башлангыч була.