Кадерле спортчылар, остазлар, сәламәт яшәү рәвеше энтузиастлары һәм спортка битараф түгелләр!
Сезне чын күңелдән физкультурачылар көне белән котлыйм!
Бүген без спортны үз тормышының аерылгысыз өлеше иткән, шәхси үрнәге белән тирә-юньдәгеләрне актив һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга рухландырган кешеләрне хөрмәтлибез. Физик активлык безгә нык сәламәтлек һәм тән көче бүләк итеп кенә калмый, ә бәлки характерны чыныктыра, үҗәтлеккә һәм максатчанлыкка өйрәтә.
Төрле ярышларда районыбыз данын яклаучы спортчыларыбызның уңышлары белән горурланабыз, спорт культурасын үстерүдә хезмәт куйган, халык арасында спорт белән шөгыльләнүне популярлаштыруга җанын һәм көчен салган һәркемгә рәхмәтлебез.
Сезнең һәр көнегез күнегүләрдән канәгатьлек китерсен, алда рухны һәм тәнне ныгыта торган көчле җиңүләр һәм уңышлар көтсен. Сезгә нык сәламәтлек, яңа үрләргә даими омтылыш һәм шәхси тормышта уңышлар телим!
Хөрмәт белән, Балтач муниципаль районы башлыгы Р.Р.Нотфуллин