Булачак төзүчеләр көне уңаеннан Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин төзелеш тармагы хезмәткәрләрен котлады

2025 елның 7 августы, пәнҗешәмбе

Якынлашып килүче Төзүчеләр көне уңаеннан Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин төзелеш тармагы хезмәткәрләрен котлады. Намуслы, нәтиҗәле хезмәтләре, төзелеш өлкәсе үсешенә керткән зур өлешләре һәм һөнәри бәйрәмнәре - Төзүчеләр көне уңаеннан, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнүчеләр:

  • «Водстрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең төзелеш-монтаж эшләре мастеры – Иванов Владислав Иванович;
  • «Балтач-мелиораторы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең трактористы – Хәйруллин Рәфис Харис улы;
  • «Гранит» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең техник-электригы – Галиев Рушан Фәнис улы;
  • «Хуҗалык-эксплуатация хезмәте» муниципаль бюджет учреждениесенең төзелеш өлкәсе буенча белгече – Григорян Азиз Мгерович.

Төзелеш өлкәсендә намуслы, нәтиҗәле хезмәтләре өчен һәм һөнәри бәйрәмнәре – Төзүчеләр көне уңаеннан, Балтач муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнүчеләр:

  • «Водстрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшчесе – Хәсәнов Ирек Мансур улы;
  • «Стройсервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшчесе – Филипов Иван Васильевич;
  • «Элви» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең электромонтажчысы – Тимофеев Валерий Петрович;
  • «Гидроремонт» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшчесе – Мәхмүтов Рафил Рафаэль улы.

Намуслы, нәтиҗәле хезмәтләре һәм һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, Балтач районы башкарма комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнүчеләр:

  • «Водстрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшчесе – Нәҗипов Факил Наил улы;
  • «Балтач мелиораторы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең тракторист-машинисты – Җәләлетдинов Ранил Булат улы;
  • «Хуҗалык-эксплуатация хезмәте» муниципаль бюджет учреждениесенең төзелеш өлкәсе буенча белгече – Бутарасов Руслан Фәрит улы;
  • «Мегаом» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте шоферы – Зарипов Фәнис Әнәс улы.

Бүләкләнүчеләрне ихластан котлыйбыз!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International