Балтач районы башлыгының Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлавы

2025 елның 8 июле, сишәмбе

Бүген, 8 июль көнне табигатьнең иң гүзәл чорында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтәбез.

Үз йортында бәхетле булган кеше генә бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Бүгенге бәйрәм дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искә төшерү өчен тәгаенләнә.

Республикабыз Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов билгеләп узганча:
"Гаилә - безнең күпмилләтле дәүләтебезнең нигезе, ышанычлы тыл һәм кеше өчен таяныч. Ул безгә авыр минутларда көч бирә, үз-үзеңә ышанырга өйрәтә, буыннарның дәвамчанлыгын саклый".

Гаиләләребез ныклыгы үзебезнең генә түгел, ә районыбызның киләчәген, алга таба тотрыклы үсешен тәэмин итүгә нигез булып тора.

Һәрбер гаиләне бәйрәм белән котлап, әби-бабайларның, әти-әниләрнең, балалар һәм оныкларның бер-берсен хөрмәт итеп, яратып, аңлашып, өлкән буынның яшьләргә үрнәк, ә яшьләрнең өлкәннәргә терәк булып яшәвен телим.

Хөрмәт белән, Балтач муниципаль районы башлыгы   Р.Р.Нотфуллин

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International