ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2017 ел
дүшәмбе

«Наз» Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды. «Наз» үзәге директор урынбасары Фәния Йосыпова чыгыш ясады. Ул социаль һәм медицина хезмәткәрләренә гадәттән тыш хәлләр турында сөйләде.

Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең мөдире Әнисә Хәйруллина “Тәрәзә тебендә витаминнар" һәм "Чын йөрәктән" дигән акцияләре турында игълан итте.

Оештырылган уку социаль һәм медицина хезмәткәрләренең белемен арттыра, өлкәннәр белән уртак тел табу һәм аларны хөрмәт итәргә өйрәтә.

11 нче март көнне Яңгул мәдәният йортында ир- егетлэр көче белән "Без бәхетле бары сезнең янда" дип исемләнгән традицион концерт гөрләп узды. Җыр- бию, уен-көлке белән үрелеп барган ике сәгатьлек чыгышны тамашачы бик җылы кабул итте. Концерт тулы аншлаг белән узды.

Россиянеӊ төрле төбәкләреннән килүчеләр милләтне саклаучы ислам динен һәм халыкныӊ милли гореф гадәтләрен ныклап саклыйлар. 

  Бөрбаш урта мәктәбенеӊ эшчәнлеге белән якыннан танышкан кунаклар:

– «Кара әле, килүебез җомга көненә туры килде, җомганы Җәлил хәзрәт белән укысак иде», дигән  мөрәҗәгатьләренә  кабул итүче хуҗалар берсүзсез риза булдылар. Бер зур автобус Бөрбаш авылында килүчеләрнеӊ мәчеттән җомга намазы укып чыкканнарын көтеп торды.

Кили авылында урнашкан машина-трактор паркына килеп керүгә безне аныӊ хуҗасы Габделбәр Әшрәпов каршы  алды. Хуҗалык өчен, хәрбиләр теле белән «стратегик әһәмият»кә ия булган бу объектка ул 20 елдан артык җитәкчелек итә.

7 март көнне халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан Чутай башлангыч мәктәбе, балалар бакчасы коллективлары, авыл үзешчәннәре катнашында " Язгы могҗиза " исемле бәйрәм концерты булды. 150 дән артык тамашачы яшь артистларны көчле алкышларга күмде.

Районыбызга Рәсәйнеӊ төрле төбәкләреннән килгән кунакларныӊ күп өлешенә Бөрбаш урта мәктәбендә булу бәхете елмайды. Заманча, иркен, һәр яктан мактаулы бу уку йорты эшчәнлеге, балалар иҗаты белән кыска гына вакытта танышкан кунаклар үзләренеӊ гәҗәпләнүләрен яшермәделәр. 

Балтачыбыз читендә, ялан кырда, күркәм генә мәһабәт объект – бассейн сафка басып килә. Инде без тиз төзелешкә күнеккән халык буларак (шулай түгел мәллә, ә дигәнче йортлар салып чыгалар, уйлыйлар да эшлиләр!), бассейн кайчан төзелеп бетә инде дип борчыла башладык.

"Чапшар авыл клубында “Сезнең күңел - якты йолдыз кебек, сезнең күңел - чиста саф чишмә!” дип исемләнгән зур һәм бик эчтәлекле, күңелле концерт куйдык. Актив катнашканнары өчен авылым халкына мең рәхмәт!" дип хәбәр итә авыл клубы мөдире Гүзәлия Вәлиева.

Район үзәгендә Югары Субаш авыл җирлегенең ярминкәсе гөрләде. Тукай исемендәге һәм "Уңыш" хуҗалыклары, шушы җирлекнең шәхси эшмәкәрләре, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре тырышлыгы белән әзерләнгән ярминкә комиссия тарафыннан уңай билге алып, 7 балл белән бәяләнде. 

Район авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә 10 мартта авыл хуҗалыгы машиналарының 2017 елгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү максатыннан, техник күзәтү үткәрү башланып китте. Иң беренче чирканчыкны Шеңшеңәр авыл җирлегендәге "Маяк" җәмгыяте алды. Биредә район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, 20 хуҗалыкның баш инженерлары катнашында семинар-киңәшмә узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International